(“?лешл?рг? тиг?н балачак” шигыре), З?кия Лотфулловна

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Перейти к: навигация, поиск

Өлешләргә тигән балачак.

Сугыш зилзиләсе кызганмады, яшьне – картны

Аямады һич тә беркемне,

4 ел барган каһәрләнгән сугыш

Ашады ул безнең бәгырьне.

Безнең буын- сугыш чоры буыны

Туры килде авыр елларга.

Күпме ачлык, ялангачлык күрдек

Күзләр ачылганда дөньяга.

Сугышларның үзен күрмәсәк тә, аны тоеп,

Яшьле күзләр бик күп без күрдек.

Сугыш ярасына күнегеп, авырлыкны

Зурлар белән бергә кичердек.

Зурлар белән сугыш бетүен көттек,

Сары сагыш белән йөзләрдә,

Сабыйларга ул чак уен түгел,

Икмәк керә иде төшләргә...

Гарифуллина