Ахметшин Загит Саримович, Гаязова Альбина Айдар кызы, Б?гелм? районы Кодаш урта м?кт?бене? 9нчы сыйныф укучысы

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Перейти к: навигация, поиск

Минем бабам, Әхмәтшин Заһит Сарим улы, Лениногорск районы Зәй – Каратай авылында 1928 елның 7 сентябрендә гаиләдә алтынчы бала булып туа. Баһадир гәүдәле Заһит бабамның җылы канаты, назлы карашы астында без оныкларга һәрчак рәхәт, тыныч. Ул тапкыр сүзе белән киңәш тә бирә, мәзәк сөйләп көлдерә дә, кочагына кысып,аркаңнан сөеп-иркәләп юата да белә. Ул - үтә шаян күңелле, җор телле, нечкә хисле, сизгер йөрәкле кеше. Олы абыйлары Бөек Ватан сугышы башлангач армия хезмәтенә алына. Бер абыйсы сугыш кырында хәбәрсез югала.1945 нче елда 17 яше тулыр-тулмас Заһит бабам да үз теләге белән Ватанны саклаучылар рәтенә баса. Кытай чикләрендә авыр орудиеләрне сазлыклар буйлап сөйрәп йөргәнен, сугышның ничаклы кайгы-хәсрәт, кан-яшь китергәнен аның шигырьләреннән укып тоябыз. Менә аларның берничәсе

      • Яз илләре хәбәр китерә.
  • Апрель ае. Язгы җилләр улый,
  • Карны куа, өзә-кискәли.
  • Ә карт солдат сугыш ярасыннан
  • Йоклый алмый, нидер исәпли.
  • Тәнендәге яралары сызлый,
  • Тынгы бирми, һәрчак кисәтә.
  • Узган гомер авырлыгы белән
  • Һич онытылмый, бар да исәптә.
  • Тау битләре кардан ачылалар.
  • Борын төртә яшел үләннәр.
  • Әле һаман йөрәк өзелеп көтә
  • Кайтыр сыман яуда үлгәннәр.
  • Алар үлмәделәр – истә алар,
  • Халкыбызның асыл уллары.
  • Мәңге истә сакланалар алар
  • Күз алдында – йөргән юллары.
      • Сынатмады татар егетләре.
  • Кырык бердә кара болыт кебек
  • Басып керде фашист илләргә.
  • Кичекмәстән без дә күтәрелдек,
  • Соры шинель салып иңнәргә.
  • Туган илнең аяз күк йөзендә
  • Бомбовозлар очты үкереп.
  • Соры шинель кигән солдат егет
  • Брустверга менде сикереп.
  • Сынатмады татар егетләре,
  • Батырларча утка керделәр.
  • Курку белмәс арысланнар кебек
  • Фашистларны тетеп йөрделәр
  • Истән чыгармагыз батырларны,
  • Даны китсен ерак илләргә.
  • Һәйкәл булсын сезгә шигъри сүзем,
  • Яуда үлгән батыр ирләргә.

Заһит бабам турында “Кодашым – изге җирем” дип аталган китаптан укып белеп була. Мәхтүм Мостафин бабам турында менә нинди матур юллар язган шул китапта: “ Сугыш һәм хезмәт ветераны Заһит ага Әхмәтшин тормышның ачысын – төчесен күргән кеше. Яшьлеге сугыш елларына туры килә. Хәрби хезмәткә алынган беренче көннән үк фронт өчен солдатлар әзерли торган Сослангыр лагерьларына эләгә. Биредәге хәрби хәзерлек үтүче солдатларның башыннан кичкәннәрне үз җилкәсендә татып, үз күзләре белән күрә Заһит ага. Фронтка караганда да кырысрак булган хәрби тормыш белән танылган бу лагерьда бик күп яшьләрнең гомерләре өзелә. Менә шул хакта ветеран безгә бик еш язып тора. Аның каләме үткен, хисләре көчле. Заһит ага, гомумән, шигьри җанлы, хатирәләргә бай.”