Закиров, Заир Шакирович

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Перейти к: навигация, поиск
Бабай Биләрдә кече хаҗда
Бабай Биләрдә кече хаҗда

Минем гаиләм тарихында Бөек Ватан сугышы

Минем бабам 1930 нчы елның 20 маенда Чүпрәле районында Яңа Кәкерле авылында туган. Аның исеме Заир Шакир улы Закиров.Ул сугышта катнашмаса да, тыл да эшләгән. 1941 елның 22 июньендә сугыш башлана.Бабайлар бер зур гаилә була. Аларның гаиләсендә, бабайның әтисе Шакир, әнисе Миңнехаят, абыйсы Кадыр, энесе Кәбир һәм башкалар була. Алар бу вакытта [“Клин”] шәһәрендә торганнар. Ул шәһәргә “Немец” сомолёты бәреп кергәнен белгәч бар халык поездга төялеп Мәскәүгә таба китткәннәр. Анда барыр өчен алар 80 км. юл үткәннәр. Бу вакытта аларның эшелоны берничә мәртәбә бомба астына кала, күп тапкыр саклану урыннарына качып торырга мәҗбүр булалар. Алар барып җиткәч бабайның әтисенә сугышка алу кәгазе килгән. Бабайның әтисе: - “Минем гаиләм бар”, -аларны туган илләренә кайтарып киләргә диеп аңлаткан. Рөхсәт алгач поездга утырып Канаш шәһәренә юнәлгәннәр. Аннан соң алар 81 км җәяү Яңа Кәкерле авылына кайтканнар. Авылга кайткач алар кайчандыр калдырып киткән иске йортларына кайтып керәләр.Ул вакытта “урак өсте” башланган,бар халыкта шунда чыккан ,ә бабайга ул чакны 11 яшь булган. Алар үзләренең энеләрен, сеңелләрен карап калганнар. Анары бабайның әтисен ашлыкка бригадир итеп куйганннар ул анда бер-ике атна эшләгәч сугышка киткән. Барысыда ирләрен-әтиләрен елап-елап озатканнар. Бабайның әтисенә юлга ипи биргәннәр, ә Шакир бабай ипинең яртсын үз гаиләсенә биреп калдырган. Чөнки, бу вакытта шәһәрдән кайткан гаиләнең тукланырлык запасы булмаган. Кыш җиткәч бабайның әнисен икмәк пешерүче итеп эшкә чакырганнар. Бабай һәрвакытта аның ярдәмчесе булган. Әкренләп гаилә авыл тормышына янә яраклашып килә. Барысыда җайлаша башлый. Ләкин авырлыклар әле алда була.Салкын кыш,сугышның әчесе көннән-көн ярсый бара. Бабайның әрсезлеген колхоз җитәкчеләре сизеп ала, һәм аңа ат җигәргә рөхсәт итәләр. Бу гаилә хуҗалыгын алып баруда зур мөмкинлек була, чөнки мич ягарлык булсада бер бәйләм саламы кайта.Шуннан бабайның абыйсын тракторчыга укырга Чүпрәлегә җибәрәләр.Ул анда 3 ай укый. Аннары ул укып бетергәч тракторчы була.Тракторчыларны эшләгәндә ашата торган булалар. Бабайда алар янына барып, бераз булышканнан соң әзрәк тамак ялгап алу бәхетенә ирешә. Менә шулай әйбәт кенә эшләп торганда бабайның абыйсын да сугышка алып китәләр. Бу 1942 нче ел була. Гаиләнең ир башына тешкән авырлыклары 12 яшьлек бабайга кала. Бу вакытта инде бабай колхозда иртәдән кичкә кадәр хезмәт итә торган була.

Шушы авыр сугыш елларында бабай үз әнисе белән гаиләне саклап калуга ирешә. Сугыш бетеп җиңү көне зур шатлык көне була. Бабайның да абыйсы каты яраланып булсада 1945 нче елда сугыштан кайта. Ләкин кызганычка каршы аларның озак тормамын кайтырмын диеп киткән кадерле әтиләре кайта алмый. Гаиләгә кайгылы хәбәр килә аларның әтиләре бер эзсез, хәбәрсез югалган...Кайгы артыннан кайгы килә тора 1945 елда Советлар Союзы Герое исеме алган әтисенең энесе Алимов Зариф Закир улының батырларча һәлак булган хәбәре килә. Хәзерге вакытта бабам лаеклы ялда. Ул тыл һәм хезмәт ветераны. Боларны дәлилләп аның бик күп орден һәм медальләре, мактаулы грамоталары бар. Шуларның берсе хезмәт кызыл байрак ордены.Менә минем бабамның нинди авыр тормыш юллары була!!!
Бу мин, Закиров Айваз.Ватанны сакларга һәрвакыт әзермен
Бу мин, Закиров Айваз.Ватанны сакларга һәрвакыт әзермен
Без бабай белән
Без бабай белән
Фотода бабамның әтисе
Фотода бабамның әтисе
Без бабай һәм әби белән
Без бабай һәм әби белән
Мин бабайга һәр ел 9 май бәйрәменә бүләк бирәм
Мин бабайга һәр ел 9 май бәйрәменә бүләк бирәм

Бабам турында

Воспоминания деда и бабушки

Медиа:видео _2182.swf

Медиа:Видео _2191-1.swf

Медиа:Видео_2210-0.swf <googlemap version="0.9" lat="54.852699" lon="47.505569" type="map"> 6#B2758BC5 56.331741, 36.721649, Россия, Московская область Россия, Московская область город Клин, Московская область 54.82703, 47.505531, Российская Федерация, республика Татарстан Российская Федерация, республика Татарстан пос. Стар. Какерли, республика Татарстан </googlemap>

Клин шәһәре бомба астында калгач бабамның Кәкерле авылына кайткан юлы

Наш сайт школы


9 май бәйрәме, 22 июнь хәтер көне, Яңа Кәкерле авылы мәктәп янында оешкан "Кояшкай" лагерыннан күренешләр:

1 Медиа:MOV00769.3GP-SWF_-_SWF_Format.swf

2 Медиа:MOV00770.swf

3 Медиа:MOV00773.swf

4 Медиа:Видео000.swf



--Закиров Заир Шакирович. Башкарды: Чүпрәле районы Яңа Кәкерле урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Закиров Айваз Илнур улы 21:30, 5 мая 2009