Нургалиев, Харис Гариф улы

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Перейти к: навигация, поиск

Проект Галерея памяти

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар…


Сугыш кырларында көрәште ул,
Яраланды, ләкин сынмады.
Бирешмәде дошман пулясына
Алга, һаман алга ыргылды.


Ничек көрәшмәсен тормыш өчен,
Ул бит яңа яши башлады.
Якын туганнарын, туган ягын
Уйлый – уйлый илен саклады.


Яклады ул илен дошманнардан,
Автоматын тотып кулына.
Канлы көрәшләрдә җиңеп чыкты,
Исән кайтты туган ягына.


Нургалиев Харис Гариф улы

Изображение:Нургалиев Харис.JPG

1924нче елның 17 нче маенда Дәвеш авылында туа. Дәвеш сигезъеллык мәктәбен тәмамлый.Вакытында пионер,комсомол члены була.Үзенең хезмәт юлын гади колхозчы булып башлый, аннары соң колхоз бригадиры булып эшли. 1942нче елның 10 августында фронтка китә.Сугышта ике тапкыр яралана. Сугышта взвод командиры булып катнаша. Пехотада һәм диңгез пехотысында хезмәт итә.Командир дәрәҗәсендә җиңүгә кадәр барып җиткән. Хәрби чины:кече лейтенант.“Иң истә калган шатлыклы көнем – 9 май 1945 ел”,-дип искә ала хәзер ветеран.Җиңү көнен ул Чехославакиядә каршылый.1946 нчы елның 12 гыйнварында авылга кайта.Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән орден, медальләре: Хезмәт Кызыл байрагы ордены, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, Бөек Ватан сугышында җиңү медале, Берлинны алу өчен медале, Венаны алу өчен медале. Сугыштан соңгы елларда Җиңүнең юбилее уңаеннан бирелгән медальләре.Сугыштан кайткач Мичурин исемендәге колхоз председателе булып эшли. 1957 – 1965 нче елларда “Татарстан” колхозы рәисе була.1965 – 1972 нче елларда “Ялкын” колхозы рәисе булып эшли. Хәзерге вакытта персональ пенсионер, хатыны Рәшидә белән гомер итәләр.


Сафин Вәкил Шакир улы

Изображение:Сафин Вакил.JPG

1920 нче елның 23 нче декабрендә Апас районы Колгына авылында гади крестьян гаиләсендә туган. 1939 нчы елның май аенда армия сафларына алына.Тын океанда диңгез флотында моряк булып “Калинин” крейсерында хезмәт итә. 1941 нче елда илдә сугыш башлангач, яшь солдат хәрби тормышын Приморский краенда дәвам итә: ул Владивостоктан алып Рус утравына кадәр барып җитә,илебезнең көнчыгыш чикләрен саклауда катнаша. Җиңү хәбәрен ветеран үзе хезмәт итә торган “Калинин” крейсерында ишетә.Солдат Туган ягына тизрәк әйләнеп кайту хыялы белән яшәсә дә, аңа әле 1947 нче елның апрель аена кадәр илебезнең тынычлыгын сакларга туры килә.Сугыштагы батырлыклары өчен Сафин Вәкил Японияне һәм Германияне җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соңгы елларда Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.Сугыштан соң Вәкил туган авылына кайтып,үзенең хезмәт юлын колхозда гади колхозчы булып дәвам итә.

Хәзерге көндә ветеран улы һәм килене тәрбиясендә яши.

Җәләлиева Әдилә, Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

Сыйныф җитәкчесе Гыймадиева Миләүшә Фәрит кызы