Проект Галерея памяти/Х?терд? б?ек ?и?? к?нн?ре

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Перейти к: навигация, поиск
Исправьте название- см. IOT_Wiki:Именование статей

“Үз тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк” дигән мәкаль йөри татар халкында. Өлкән апа-абыйларыбыз безне үткәнне сөйләп киләчәккә әзерли. Нәкъ менә Бөек Ватан сугышын да без алардан ишетеп беләбез. Кайбер кешеләр бу сугышны китаптан укып белә, ә кайберләре интернет аша , ә инде аны үз күзләре белән күрүчеләр сафы елдан – ел сирәгәя бара.

Миңа да үз чиратымда әби-бабаларым кичергән вакыйгаларны белү кирәк. Шуңа да мин әбиемнән: “Кечкенә чагыңдагы тормышыңны сөйләмәссең микән?” дип үтендем. Минем әбием сөйләшергә һәм тирә-юньдәге кешеләр белән аралашырга бик ярата. Еш кына ул үзенең уйнаган вакытларын, ничек укыганын сөйли. Күршедәге апалар да аңа кушылып, үзләренең үткән гомерләрен искә төшерәләр.

Элек сугыш башланган вакытта ир-егетләргә сугышка китәр өчен повестка җибәргәннәр. Әлбәттә, бу гаиләгә дә повестка килгән. Дүртәр-бишәр баласы булган гаиләдән ир-атлар киткәч кыен булган. Балалары, әтиләрен сугышка җибәрәселәре килмичә, атларын авыл чигеннән күздән югалганчы карап калганнар. Ир-атлар киткәч, барлык эшләр дә хатын-кызларга һәм 9-14 яшьлек балаларга калган. Менә 1943нче елда бу апаларга хат килгән. Бу хатта “Дүрт баланың әтисе вафат булды” дип язылган була. Ул бу сүзләрне бик кыенлык белән генә әйтә алды. Ләкин бераз тынычлангач, сүзен дәвам итте. Өйдә балаларга ашарга булсын өчен, әниләре 25 чакрымдагы Каратун станциясеннән җилкәләренә күтәреп ашлык ташыган. Берничә көн әниләре кайтмагач, өлкәнрәк балалар каршы бара торган булганнар, ләкин рус авылы малайлары кызларны авылга якын да китермәгәннәр. Өметләрен югалткан кызлар, кич җиткәнче авыл читендә утырып, әниләре күренмәгәч, кире өйләренә кайтып киткәннәр. Ә әниләре авылга берничә көннән соң гына кайтып җитә алган. Сугыш вакытында ачлык заманы булган. Яз көне балалар бәрәнге казыганнар, җәен алабута, кычыткан ашаганнар, көз көне учларында башак уып, үзләренең тамакларын ничек тә туйдырырга тырышканнар. Ләкин авыл халкы, бик ачыкса да, бер-берсен таламаган. Әмма кайбер усал яшьләр генә базларга төшеп май, саклап тоткан азыкларны урлаганнар. Шул каракларны тотсалар кешеләр бергә, аларны бик каты кыйный торган булганнар.

Сугыш вакытының тагын бер бик авыр чаклары- кешеләрнең шешенеп авырулары. Авылда шешенеп үлүчеләр дә аз булмаган. Ач булганга күп кенә гаиләләр шулай вафат булганнар.

Бу кыен хәлне җиңү өчен колхоз машина гаражларында ашханәләр ачкан. Һәм авыру кешеләрне туклыклы азыклар белән туендырганнар. Шул вакыттан алып үлүчеләрнең саны бик кимегән.

Йортта җылы булсын өчен, урманга менеп чыбык - чабык җыйганнар, чөнки зур агачларны кисәргә рөхсәт итмәгәннәр.

14-15 яшьтәге балаларны да авылдан ерак җирләргә окоп казырга җибәргәннәр. Бик күп кеше җыеп, аларны төнгә кадәр окоп казытканнар. Кич белән бер йортка 20-30 кешене кунырга урнаштыра торган булганнар. Ашарга , кияргә булмаган.

Һәр өйгә төрле хатлар килгән. Ул хатларда һәрбер гаиләгә задание булган. Мәсәлән, ит, сөт, йон, йомырка белән хөкүмәткә түләргә кирәк була. Ә түләмәсәң, йортыңа килеп сарыгыңны яки кәҗәңне алып киткәннәр. Бу түләүләрне сары май белән түләргә дә мөмкин булган.

Хөкүмәт, аналарыннан сорамыйча да, аналары риза булмаса да, 11-12 яшьлек балаларны ерак җирләргә урман кисәргә җибәргәннәр. Урман кисеп кайткач, аларны колхоз эшләренә кушканнар. Көз көннәре җиткәч, балаларны 3-4 көнгә урак эшләре, молотилка сугуга җибәргәннәр. 100-120шәр балага әз генә бәрәңге боткасы ашатканнар, 2-3 кыяр бүлеп биргәннәр. Эшләп кайткач, балалар өйдәге кечкенә сеңелләренә, энеләренә башаклар җыеп кайтканнар. “Председательләр килми микән?” дип качып җыйганда, бу балаларның йөрәкләре чыгардай булып типкән. Кечерәк балалар, сирәк кенә булса да, мәктәпләргә йөри торган булганнар. Укыганда корым белән язганнар. Олырак балаларны исә ремесленныйга җибәргәннәр. Яп-яшь балаларны самолёт детальләре ясарга өйрәткәннәр. Әйе, сугыш еллары бик авыр булган. Ләкин авыл халкы бу авырлыкларны җиңгән. Аларны рәнҗетсәләр дә, балаларны 11-12яшьтән үк эшләтсәләр дә, халык түзгән, кыенлыклардан курыкмаган.

Сугыштан исән кайткан ветераннарыбыз сафы сирәгәя бара.

Без – яшьләр, аларның батырлыкларын санарлык кына тиеш түгел.

Һәр ел 9нчы Май көнне обелиск янына килеп, сугышта батырларча һәлак булган бабаларыбыз хөрмәтенә бер минут тын торабыз. Авылыбызда калган ветераннарыбызны без гел хөрмәтлибез , һәрвакыт аларга барып хәлләрен белешеп торабыз. Без бит аларга шулай гына рәхмәт әйтә алабыз. Без көннәребез кояшлы, якты, матур, күкләребез аяз, барлык кирәкле әйберләребез бар, тулы гаиләдә яшибез, мәктәпләрдә укыйбыз, дусларыбыз күп. Шушы тыныч тормыш хакына күпме ир-егетләр яу кырында башын салган, күпмеләре гарипләнеп кайткан.

Барлык кешелек дөньясына әйтәсем килә: “Әйдәгез, дус, тату яшик, сугышлар беркайчан да булмасын”! Күзләрне кайгы сөреме капламасын, балалар ятим калмасын, Җир йөзендә толлар артмасын.