Шакиров, Галим?ан Гариф?ан улы

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Перейти к: навигация, поиск
Исправьте название- см. IOT_Wiki:Именование статей

Интервьюне Шарафуллина Алсинә алды


Шакиров Галимҗан Гарифҗан улы

Изображение:Шакиров Галимжан.jpg





Мин Шакиров Галимҗан Гарифҗан улы, Апас районы Иске Көлкәш авылында 1925 нче елныҗ 28 нояберендә туганмын. Минем яшьлек елларым шушы Көлкәш авылында узды. Әти- әнием дә шушы авылдан. Мин әти-әниемнең беренче баласы. Иң олысы булгач, иң авыры да миңа булды. 7 класс белем алдым. Минем яшьлегем колхозлашу, сугыш чорына туры килде. Балачактан ук колхозда төрле эшләрдә катнашырга, атын да, үгезен дә җигәргә һ.б. туры килде.

Сугыш – ачлык, күз яше алып килде.Мин 1941 – 1942 елларда Болынбалыкчыда торып, Апас кырында 40-50 градус салкында окоп казуда катнаштым. Мина 16 яшь иде. Казан- Ульян тимер юлы кул хезмәте белән эшләнде. 17 тулгач ук Суслагерга - Сурок дигән лагерьга алып киттеләр. Андагы хәлләрне Ходай күрсәтмәсен. Без үзебез теләп сугышка барырга дип гариза бирдек. Шуннан безне икенче җиргә Ивановск обл. Гороховидский учебный лагерьга алып киттеләр. Шуннван без Чәтбаш егете Мифтахов Мансур белән сугышка кердек. Ул анда мәңгегә ятып калды. Мин контузия алып, яраланып кердем. Һәм исән –сау чыктым. Ил алдындагы бурычымны намус белән үтәгән өчен хөкүмәт бүләкләре, медаль”За боевые заслуги” , орден “За отвагу Отечественной Войны” 1 степени бирделәр. Шуннан Закавказьега җибәрделәр.Ленинакан шәһәренә.Службаны 1948 елның февралендә кадәр дәвам иттем..23 феврвлендә кайтырга приказ булды. Мин 8 март көнне авылга кайтып җиттем. Армиядән кайткач 40 кг бурычы бар дип, кәҗәне алып чыгып киттеләр. 1949 елның декабрь аенда Сания белән тормыш корып җибәрдек, 4 бала тәрбиячләп үстердек.

  1. Ринат- 1950 елгы, Апаста яши.
  2. Мәдинә- 1952- Чаллыда.
  3. Рәкыйп – 1954 елгы- Апаста.
  4. Радик – 1959 елгы – Чаллыда.

Балаларым дүртесе дә гармунда уйный, ә үзем бер көй дә белмим. Радик 3 яшендә гармун уйный иде инде .Тормыш иптәшем Сания каты авырудан соң 2000 елда вафат булды. Шуннан соң балалар белән киңәшеп, авылда туып үскән. Хәзер Колгынада яшәүче Зиннурова Илһамияне үземә иптәшкә тормышны дәвам иттерегә алып кайттык. Бик матур яшәп киттек. Балалар безгә, без аларга булышабыз. Бүгенге көндә 3 улым, 3 киленем. 1 кызым, 1 киявем. 8 оныгым, 2 оныкчыгым бар.


Каримов Хәлим Хәбир улы

Изображение:Каримов Халим.jpg




Мин, Кәримов Хәлим Хәбир улы,1926 елны 2 октябрендә Коллар авылында гаиләдә беренче бала булып туганмын. Бөтен авырлык миндә булды. Авылда 7 класс белем алдым. 1943 елны мине сугышка алдылар. Бу елларда әле мин ат көтүе көтә идем, су суыртучы булып эшли идем. Ат белән әйләнеп яшелчәгә су сиптем. Мине шул вакытта алып киттеләр. Буадан Монголиягә вагон белән алып киттеләр. Без авылдан 6 кеше киттек. Монголиядә постта тордым. Көнбатыш фронт беткәч, Кытай халкын Японнардан азат итү өчен безне алып киттеләр. Гоби чүлләре,Хинган таулары аша 1200км. җәяү бардык. Альп таулары аша башта Суворов үткән , икенче без үттек. Сталиннан моны үткән өчен «благодарность» алдык. Чюфеи, Пенчнан, Джюнан шәһәрләре аша үткәч Японнар шунда бирелде. Сугыш туктады. 1943 елны китеп, 1950 нче елда кайттым, барлыгы 2400 км. булды.

Башта Монголиягә кайттык, аннан Тын океанга флотка җибәрделәр. Южный Сахалинда булдым. Порт «Атамари» иде. Хәзер «карсовка» дип атала. Военный морской госпитальдә санитар булып та эшләдем. Японнарны аннан остров «колкандага» озаттылар, 1947 елда «Военная база»да хезмәт иттем.

Авылда платина буалар иде, мине колхоз рәисе «Спас»ка электриклар курсына укырга җибәрде. Шуннан электр станциясендә эшли башладым. Өч авылга ут керттем. Радиоузелда эшләдем , АВМ да, шуннан соң колхозда,тегермәндә 2003 елга кадәр эшләдем, 1986 нчы елда пенсиягә чыктым. Чыккач та 17 ел тегермән эше буенча халыкка хезмәт күрсәттем.

Тормыш иптәшем Назирә белән 1950 нче елның 17 декабрендә бергә тормыш корып җибәрдек. Сайлау көн иде. 7 бала тәрбияләп үстердек.

  1. Роза -1951 елгы, Каратунда яши;
  2. Хәйдәр-1953 елгы, Чаллыда;
  3. Илфир-1955 елгы, Каратунда;
  4. Илгиз-1957 елгы – 2,4 айлык вакытта кызамыктан үлде.
  5. Радик-1959елгы, Свердловскийда;
  6. Люзия-1961 елгы, Чаллыда;
  7. Равия-1963 елгы, Мәскәүдә яши.

59 ел бергә Гомер кичерәбез.


Сәйфетдинов Инсаф Гайнетдин улы Изображение:Сайфутдинов_Инсаф.jpg




Мин, Сәйфетдинов Инсаф Гайнетдин улы, 1926 елның 5 маенда Чәтбаш авылында туганмын. Мин икенче анадан туган. 4 класс белем алдым. Сугышка кадәр авылда кохозда эшләдем. 1943 елның октябрь аенда Буадан эшелон белән сугышка алып киттеләр. Монголиягә барып төштек, Кытай аркылы Япон сугышына кердек. Сугыш беткәч, яңадан Монголиягә кайттык. Яраланып, госпитальгә эләетем.

1943 елның декабреннән 1944 елның маена кадәр №1043 стрелковой полкта 1944 елның маеннан 1945 елның июленә кадәр 284 танковый дивизиядә хезмәт иттем. 1945 елның июленнән 1946 елның июненә кадәр №178 миномётный полкта миномётчик булып хезмшт иттем.

1947 елның 25 январенда Минҗиһан белән тормыш корып, 4 бала үстедек.

  1. Шәйхетдин- 1948 елгы, Казанда.
  2. Мәдинә- 1950 елгы, Казанда.
  3. Зөфәр- 1955 елгы, Казанда.
  4. Фәһим 1958 елгы, Казанда.
 1986елны пенсиягә чыктым. Чыккач та 2001 елга кадәр кохозга булыштым. Тормыш иптәшем белән бергә 62 ел  торабыз.