.(”Кычыткан” шигыре), З?кия Лотфулловна

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Перейти к: навигация, поиск

Кычыткан

Утап йөргән чакта чүп үләнен,

Чагып ала шунда кычыткан.

Ерак балачакны хәтерләтеп,

“ Оныттыңмы мине”, -ди сыман.

Онытаммы соң сине, һич онытмыйм,

Үзәкләргә үткән ачлыктан.

Каһәр суккан сугыш елларында,

Коткаручы син бит, кычыткан.

Өмет өзгән күңелләргә яз килүгә,

Өмет бирә идең яңадан.

Бакча буйларында шәмәхә яфракларың

Кабат күренүгә, кычыткан.

Ачка үлмәс өчен ,үҗәтләнеп,

Шыр шулпадан торган табактан.

Тегәрҗептәй куллар, кашык тотып,

Сөзә иде сине, кычыткан.

Күп ашады синең витаминны,

Ул чакларда бездәй сабыйлар.

Кабартмасын ашап кычытканның,

Урман кисте ул чак абыйлар.

Үлем кулын сузгач бугазларга,

Коткаручы син бит ачлыктан.

Безнең буын сине һич онытмас,

Бөек галиҗәнап “ кычыткан”.

Корсакларны синең белән күп тутырдык,

Булмаса да тамак туярлык.

Изгеләрдән изге син, кычыткан,

Сиңа әле һәйкәл куярлык.

Гарифуллина