Проект Галерея памяти/Якташ –ветераннарнын сугышчан юлы

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Версия от 14:37, 8 мая 2009; Ляля (Обсуждение | вклад)
(разн.) ← Предыдущая | Текущая версия (разн.) | Следующая → (разн.)
Перейти к: навигация, поиск

Якташ –ветераннарнын сугышчан юлы

Еллар бер-бер артлы үтә тора. Узган һәр ел безне 1418 көнгә сузылган бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Халкыбыз өчен сынау булган бу сугыш тәмамлануга 64 ел тула. 1941 елның 22 июне. Радио шомлы хәбәр китерә. Гитлер Германиясе Советлар Союзына вәхшиләрчә һөҗүм иткән. Совет халкы Ватанын сакларга дошманга каршы сугышка күтәрелә. Безнең якларда бомбалар да шартламаган, снарядлар да сызгырмаган. сугыш кайдадыр еракта. Ләкин барча совет халкы кебек, безнең якташлар да фронтка киткәннәр, җиңү өчен каннарын түккәннәр, башларын салганнар. Сугыш һәр гаиләне, һәр кешене мең кат тетрәткән. Үчәлле авыл советына караган Үчәлле, Якты Күл, Ишкәй, Кызыл Йолдыз авылларыннан 287 кеше фронтка китә, шуларның 142 се ил азатлыгы өчен сугышта батырларча һәлак булган. Бик азлары гына яраланып, авыр җәрәхәтләр алып, туган якларына исән-имин кайта калганнар. Сугышка бер гаиләдән 3-4 кеше китеп, барысы да һәлак булган авылдашлар да шактый. Купме кайгы-хәсрәт килгән бу гаиләләргэ, күпме авырлыклар кичерергә туры килгән. Ятим калган балалар, тол калган хатын-кызлар, балаларын югалткан аналар... Безнең мәктәптә “Туган якны өйрәнү” музеенда сугыш чорына багышланган материаллар, сугыш етераннары турында язмалар җыйналып барыла. “Якташ –ветераннарнын сугышчан юлы”дип аталган эшебездә без,”Туган якны өйрәнү” түгәрәге членнары, сугыш ветераннары Шәмсиев Габдулла, Солтанов Фатыйх абыйларның сугышчан юлларын яктыртырга уйладык. Шәмсиев Габдулла Шәмси улы 1919 елның 15 сентябрендә Тымытык районы Үчәлле авылында туа. Гаиләдә алар 7 бала булалар. Әтисе Шәмсимөхәммәт, әнисе Хөршидә. Әти-әнисе гади колхозчылар була. Бабасы бай тормышлы булганга өйләреннән куып чыгарылалар, чөнки ул елларда эшләп үзләре тапкан бай тормышлы кешеләрне кулак дип авыллардан куа торган булганнар. Габдулла абый Үчәлле 4 еллык мәктәбендә белем ала, ә аннары Югары Стәрле авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң (1935), Тымытык авылы МТСында оештырылган тракторчылар курсында укып, механизатор таныклыгы алган егет, трактор артына утырып, көпчәкле трактор белән колхоз кырларын иңли башлый. 1940 елның июнь аенда 20 яшьлек егетне Совет армиясе сафларына алалар. Ул Потсдам шәһәрендә солдат хезмәтен үтәргә присяга кабул иткән. Монда өч ай хезмәт итә. Аннары Кавказга, Тифлистан Новгородка җибәрелә. Яңадан соң аларны төрле җирләрдә хезмәт итәргә бүлә башлыйлар. Габдулла абый Финляндиянең Выборог шәһәренә эләгә. 1940 елның кышыннан 1941 елның җәенә кадәр аэробатальонда хезмәт итә. Выборог шәһәреннән 8 чакрым ераклыкта, яңа аэродром төзегәндә (1941 елның җәе) Бөек Ватан сугышы башланып китә.Авылдашыбыз Бөек Ватан сугышы белән Финляндия чигендә очраша да инде. Коточкыч сугыш, бомбалар яңгыры аларны чигенергә мәҗбүр итә. Батальон Ленинград янындагы Каменка дигән авылга туктала. 1941 елның октябрендә Ленинградта блокада игълан ителә. Габдулла абый сугыш китергән михнәтләрне болай дип сөйли: -Безнең батальон да камалуда калды. Шул көннән башлап михнәтле тормыш башланды. Алсыз-ялсыз яшәү, нәрсә тапсаң шуны ашау беркемне дә чиркандырмады. Ат үләксәсеме, чүплеккә түккән черегән балык башларымы, үлгән кош-корт дисеңме, урмандагы гөмбәләр–берсе дә калмады. Хәтта нарат агачы кәүсәсе кайрыларын да кимердек, - ди ветеран искә алып. -Безнең аэродромдагы самолётлар дошман самолётларын юк иттеләр. Без самолётларга тракторлар белән боезапаслар, соляр ташыдык, аэродром җирен тигезләдек. Фронт линиясеннән 10 чакрым ераклыкта яшәдек. Без фронтны самолетлар белән тәэмин итеп тордык. Шуның өчен дә урыныбыз “Аэродром технической роты” дип аталды. Ачлык башлангач, ачтан үлгән солдатларның гәүдәләре утын өеме кебек өелеп ята иде. Шәһәр урамында җәяү йөрергә дә урын юк. Шулай булуга карамастан аэродромда эш туктап тормады, ач килеш каты сугышларда 18 сәгать буена тракторда йөрергә туры килде. Үзебез ач, тракторга менәрлек тә хәл юк, арттан этеп менгезәләр, үзәккә үтәрлек каты суыктан, рәхимсез ачлыктан солдатлар күпләп кырылса да сугыш дәвам итте.Ниһаять, 1944 елның 14 гыйнварында Габдулла абыйлар азат ителәләр. 27 гыйнварда блокаданы ачалар, ул вакытта батальонда 27 кеше генә исән калган була. Габдулла абыйларны Эстонияга озаталар. Бөтен җирдә немецларның үле гәүдәләре ята. Эстонияне, Таллинны азат итәләр. 1945 елның язында Балтик буендагы Першид шәһәренә җибәреләләр. Шул вакытта сугыш бетә. Габдулла абый 1946 елның июнендә солдат хезмәтен үтәп, туган авылына кайта. Сугышта Габдулла абый кече сержант чинында йөргән. Сугыштагы батырлыклары өчен 1943 елның 8 августында “За оборону Ленинграда”, 1946 елның 4 маенда “За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” 1985 елның 11 мартында “Отечественной войны П степени” дигән орден –медальләр белән бүләкләнә.Сугыш бетеп, туган авылына кайткач, иркенлек хисе, сөенү хисе кичерә Габдулла бабай. Бер атна ял иткәннән соң колхоз эшенә керешә, яраткан эше тракторга утыра. 1946 елда Бөгелмәдә алты ай механизатор-бригадир белгечлегенә укый. Укып кайткач, Тымытык МТСында ун ел буе трактор отряды бригадиры булып эшли. Ул чакларда техника бик санаулы, бер сәгать тик тору да ЧП исәпләнә. Менә шундый вакытта яшь җитәкче-оештыручы техниканың төгәл эшләвен тәэмин итә. Кайбер чакларда тәүлек буе аяк өстендә: ягулыгын да, запас частьларын да табарга кирәк. Шушындый тырышлык нәтиҗәсендә кырэшләре яхшы сыйфат белән башкарыла. Яхшы, нәтиҗәле хезмәте өчен Габдулла бабай “ По выполнению планатракторных работ с высоким качеством” дигән мактау кәгазе белән бүләкләнә.1954 елда хезмәттәге югары уңышлары өчен Мәскәүгә күргәзмәгә бара һәм медаль белән бүләкләнә.1957 елны МТС лар таркалгач, туган колхозында инженер-механик вазыйфасын башкара. Аңа үз һөнәренең остасы, намуслы җитәкче буларак “Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелә. Бар көчен, хезмәтен туган колхозына багышлаган Шәмсиев Габдулла бабай 1979 елны лаеклы ялга чыккач та, эшләвен дәвам итә. Кулыннан килгәнчә яшьләргә ярдәм итә, төпле киңәшләрен бирә. Үзен оста уйлап табучы итеп тә таныта. Үз куллары белән трактор җыеп авылдашларга бакча эшләрендә ярдәм итә. 1948 елда ул Рәхимә апага өйләнә. Гаиләдә 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Сабыр гаилә башлыгы Габдулла абый балаларына, оныкларына үрнәк әти, бабай була. Бүгенге көндә Габдулла бабай безнең арада юк инде. Габдулла бабайның яшьләргә әйтеп калдырган теләкләре: “Яшь егетләр армияга барып хезмәт итеп кайтсыннар, мин бит татар дип куркыпятмасыннар. Армияга бару кирәк, чөнки армияда чын ир-егет булып формалашасың, телен белмәсәң, теленә дә өйрәнәсең. Егетләр, армияга барыгыз, Ватанны саклар өчен безгә нык куллар кирәк, ир-егет ил тоткасы, - ди ветеран. – Тормышлар имин, тыныч булсын, без күргәнне сезгә күрергә язмасын.” Илебез тарихына алтын хәрефләр белән язылган авыр һәм данлы Бөек Ватан сугышы еллары Солтановлар гаиләсе өчен дә онытылмаслык тирән эз калдырган. Ямьле Ык буйларын гөрләтеп эшләп йөргән биш малаен бер-бер артлы сугышка озаткан Асылгәрәй абзый. Фронтка киткәндә Миркасыйм абыйсы биреп калдырган тальянда уйнады да уйнады Фатих ул көннәрдә....

Без авылдан чыккан чакта, Күтәрелде томаннар. Дөнья хәлен белеп булмый Сау булыгыз туганнар...

Китүчеләрнең һәм көмеш телле тальян гармунның ачы моңы киләчәкне сизенгәндер күрәсең.

Асылгәрәй абзыйларга кайгы кагәзе бер-бер артлы икәү килә.”Мәскәү өчен барган каты сугышларда сезнең улыгыз Гәбтерәүф батырларча һәлак булды...”Озакламый шундый ук кайгылы хәбәр Миркасыйм хезмәт иткән Белоруссия фронтыннан да килә. 1942 елда инвалид булган Габбәс тә авылга кайтып төшә. Ул көннәрдә Фатихның тальяны аеруча сызланды. Озакламый чират Асылгәрәй абзыйның дүртенче малае Фатихка да җитә. Басу капкасы янында тальян төпчек малай кулында кала...19 яшьлек егетне сугыш күп яклап сыный. Башта Калинин фронтында пулеметчы, аннан Пензада артиллерия училищесы курсанты. Ләкин училищены тәмамларга туры килми аңа, фронтларда хәлнең кискенләшүе сәбәпле, курсантларны яңа оешкан унсигезенче һава десанты бригадасына күчерәләр. Зур сынау һәм тормыш мәктәбе була Фатих өчен десант гаскәрләрендә хезмәт итү. Карелия фронты... Кеше аягы басмаган сазлыклар... Ургып аккан Свирь елгасын кичүләр. Тарихи Маннергейм линиясендә ак финнар һәм фашистларның көчле группировкаларын тар-мар итү, фронтның иң алгы сызыгында, иң җаваплы урыннарында десантчылар булдылар. 1944 елның җәе. Нинди генә куәтле корылмалар булмасын, совет сугышчылары алдында бу вакытта үтә алмаслык каршылыклар юк иде инде. Чөнки фронтларда инициатива тулысынча безнең гаскәрләр кулына күчә, көчләр тигезләмәсе безнең якка үзгәрә. Совет җирләре озакламый фашист илбасарларыннан тәмам азат ителә. Тиздән аларның бригадасын 3 нче Украина фронты составына күчерәләр. Алда – тугандаш Венгрия җирләре: таланган, җимерелгән авыллар һәм шәһәрләр. Австрия башкаласы Венаны азат иткәнән соң, соңгы юнәлеш – Чехословакия. Һәм, ниһаять, солдат дүрт ел буе көткән җиңү хәбәре... Шуннан да изгерәк сүз булды микән ул чакта! Җиңү көне! Зур югалтулар, миллионнарның күз яше бәрабәренә яуланган изге көн! Австрияне азат иткәндә кулга төшкән Вена гармунында, Миркасыйм абыйсы бүләк иткән тальянын сыздыргандай, русча да, татарча да, украин көйләрен дә уйнады да уйнады ул көнне Фатих. Сагынуны да, сагышны да, сугыш кырларында ятып калган абыйлары, полкташлары моңын да үзенә сыйдырган иде ул көйләр. Көнбатыш фронтта сугыш тәмам, ләкин гвардия сержанты Солтановка солдат шинелен яңадан ике елдан соң гына салырга туры килә. Илебезнең көнчыгышында япон милитаристларын тар-мар итеп, чик буенда тәртип урнашканчы тагын ике ел узып китә. Ниhаять, туган яклар... Яшьлек эзләрен саклаган ямьле Ык буе болыннары, җан сөйгәне Җүәйрәсе... Сагындырган тальяны... Хәрби хезмәттән кайтып гимнастеркасын да салырга өлгермәгән, орден-медальләрен чыңлатып килеп кергән Фатихны районның мәгариф бүлегендә хуплап каршы алалар. Кирәк, бик кирәк иде тормышның ачысын-төчесен татыган кадрлар ул вакытта мәктәпләргә. Киләчәген хәл иткән беренче адымы һәм соңгысы да шушы була: Фатих ага белән Җүәйрә апа бөтен гомерләрен изге хезмәткә, җаваплы эшкә - яшь буынны тәрбияләүгә багышлыйлар.Менә шундый гыйбрәтле язмышлар. Ел арты еллар үтәр,бер-бер артлы яңа язлар килер.Ләкин илебезне, халкыбызны немец-фашистлардан саклап калу өчен барган каты сугышларда үз-үзләрен аямыйча, ил алдында биргән антларына тугрылыклы калып, Җиңү таңын алып килгән солдат абыйларыбызны hич кенә дә онытырга хакыбыз юк. Алар өчен кабызылган утлар мәңге янсын дип эшебезне тәмамлыйбыз.


Татарстан Республикасы, Азнакай районы Учәлле урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” түгәрәге членнары. Җитәкче-Ибрагимова