Шакирзянова Рузиля

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Перейти к: навигация, поиск

Үзе турында сөйләргә яратмый иде диләр Абдулла абый хакында. Бик тыйнак кеше була ул. Ләкин сугыш еллары турында аның орден-медальләре, рәхмәт хатлары һәм фронттан язган хатлары сөйли. Сугыш башланганда Абдулла Шакирович хәрби хезмәттә була. Иң авыр көннәрдә, Мәскәү өчен барган сугышларга җибәрергә әзерлиләр аларны. Сызраньда танк командирына укый. 1942 нче елның маенда Абдулла Шаки-ровичлар дивизиясе Көньяк-Көнбатыш фронтка җибәрелә. Сталинград юнәлешендәге һөҗүмнәрне туктатырга тырышулар барып чыкмый. 1942 нче елның 17 нче июлендә Сталинград сугышының оборона чоры башлана. Ул 4 ай дәвам итә. Абдулла абый бу сугышның никадәр куркыныч булуын, шәһәр халкының батырлыгы, чыдамлыгы турында дәресләрдә әтиләргә сөйли торган була. Фашистлар безнең гаскәрләрне көньякта тар-мар итеп, Кавказга чыгарга, Сталинградны алып Иделгә чыгуны күздә тотканнар. Рухы төшә бара торган фашист гаскәрләренә уңыш белән дәрт өстәргә, бу юнәлештә уңышка ирешкәч, яңадан Мәскәү һәм Ленинградка һөҗүм ясарга өметләнәләр. Шуңа күрә бу сугыш аеруча аяусыз иде. Фашистлар Кызыл Армиянең сугышларда көчсезләндерелгән частьләре оборонасын өзеп, Иделгә чыксалар да, алга таба бер адым да китә алмаганнар. Аларның юлында Сталинград, Көньяк-Көнбатыш фронтлары үтеп булмаслык тау булып басканнар иде. Сталинград сугышында Абдулла абый ноябрь урталарында гына турыдан-туры катнаша. 1942 нче елның 19 нчы ноябрендә Көньяк-Көнбатыш фронтның танк берләшмәләре һәм пехотасы һөҗүмгә ташлана. 20 нче ноябрьдә дошман оборонасы өзелә, гитлерчылар чигенә башлый. Абдулла абый танк белән дошман танкларын яндырып батырларча алга бара. Ләкин 1942 нче елның 31 декаберендә Танцинская шәһәреннән ерак түгел җирдә аның танкына ут каба. Иптәшләрен үлемнән коткарам дип, үзенең бөтен тәне пешеп бетә. Абдулла абыйның тормышы үлем белән яшәү арасында кала. Ләкин тормышны ярату, җиңү теләге, көткән кешесен күрүгә өметләнү аңа көч бирә күрәсең, ул терелә. Ләкин аяк-куллар селкенмәслек хәлгә килгән була.Көн саен сөеклесе Рәхилә апага хат язган Абдулла абый берничә ай хат язмый. Гарипләнгәнлеген белгертәсе, кешегә авыр йөк буласы килми аның. Сугыш бетеп, яралар төзәлгәч кенә сөйли Буреев абый бу хәлләрне. Медальләрнең бирелү вакыты һәм шәһәрләрне азат итү өчен бирелгән рәхмәт хатлары буенча гына карасаң да Абдулла абый бик зур юл үткән. Харьков, Варшава, Дойч-Кроне, Альтдамм, Берлин - әле бу берничә географик атама гына. Яшьли ятим калган егеткә ходай үзе ярдәм иткәндер. Яраларын төзәтә дә тагын дошманга каршы сугышка этәрә. Сугыш беткәч тә, Берлинда бер ел комендатурада эшли.

Буреев Абдулла Шакир
Буреев Абдулла Шакир
улы 1916 елның 16 декабрендә Тәтеш районы Зур Тархан авылында туа. Бик яшьли ачы тормыш газапларын татырга туры килә. Туганның икенче көнендә әтисез кала, бишенче класста укыган вакытта әнисе вафат була. Абдулла абый 1937 елда мәктәпне тәмамлагач, Түбән Наратбашында укыта. 1940 елның 4 гыйнварында армиягә алына, Саратов танк училищесында укый. Сугыш башлангач 1941 елның июнь аеннан 1945 нче елның 9 маена кадәр алгы сызыкта була, Берлинга кадәр бара. Берничә тапкыр яралана, 3 мәртәбә контузия ала. Күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Ике мәртәбә “Кызыл йолдыз” ордены, Медаль “За победу над Германии в Великой Отечественной Войне” Медаль“За освобождение Варшавы” Медаль ”За участие в героическом штурме и взятие Берлина” Медаль “ 50 лет вооруженных сил СССР” Бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә.