?хм?това, Р?шидэ Сафиулла кызы

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Перейти к: навигация, поиск

Әхмәтова Рәшидэ Сафиулла кызы 1927 нче елның 31 октябрендә туган. Ул сөйләгәннәрдән :

"Исемдә калганнар: мин сугыш башланган вакытта 7 нче класста укый идем. Сугыш башлану турында хәбәрне, барлык авыл халкын идарәгә җыеп, әйттеләр. Шул көннән башлап авылыбыздагы барлык ир-атларны сугышка ала башладылар. Колхоздагы барлык эш хатын-кызлар һәм үсмерләр кулына калды. Төхбиева Бәдәр апа белән Кәримова Мөстәвширә апалар бригадир булдылар. Без Мөстәвширә апа бригадасында идек (ул бүгенге көндә Карлыда яши). Җәй көннәрендә чүп утый идек, тырмалый идек. Ашарга, эчәргә юк, барлык үстергән икмәк фронтка китә иде. Кышын самотряскада иген суктыра идек. Чилектән атларга, колхозның башка терлекләренә салам күтәреп ташый идек. Язга чыккач олылыр белән Буадан чәчүлек ташыдык. Егетләр белән бергәләшеп җир сукаладык. Соңрак атларны фронтка алдылар. Бәрәңгене 10-12 кеше сукага җигелеп тартып утырта идек. Авылда тормыш бик авырайгач, 1943 нче елның көзендә, вербовщиклар килгәч, язылып Иваново өлкәсенә торф чыгарырга киттем. Анда бомба шатлаулары, сугыш тавышлары ишетелеп тора иде. Күпмедер эшләгәч мине бригадир итеп билгеләделәр, бригадада 10 кыз иде. Авылдан минем белән Шәрәфетдинова Рәхимә дә бар иде (ул хәзерге вакытта Ташкент шәһәрендә яши). Безнең белән Черкен авылыннан да кызлар күп иде. Анда әсир немецлар да эшлиләр иде. Без алардан курка идек. Сугыш беткәнне Иваново шәһәрендә каршыладык. Бик зур шатлык булды, 2 көн ял бирделәр, ашханәдә аш-чәй әзерләп кунак иттеләр. Хәзерге вакытта бик күбебез юк инде. Ходай безгә җиңүнең 64 еллыгын күрергә насыйп иткән. Сугышлар беркайчан да, беркайда да булмасын, без күргән афәтләрне беркем дә күрмәсен иде. Амин" .

Ханмурзин Носратулла Зиннәтулла улы 1931 нче елның 27 нче декабрендә туган.

Аның белән әңгәмә корганда, ул сүзен 1937 нче елгы вакыйгадан башлады. Репрессия еллары. Зинәтулла абыйны, колхозга кермәүдә гаепләп, алып китәләр. "Миңа 5 яшь иде, мин үземнең мич буенда басып калганымны хәтерлим. Шуннан әни һәм без - 4 бала өчен авыр тормыш башланды. Әтине алып киткәнче өй түбәсен, капка, амбарны сүтеп алдылар. Сыерны, атны алып чыгып киттеләр иде." Сугыш башланганда Носратулла абый 1 класска укырга кергән. Каникул вакытында көтү көткән, кырда коелып калган башакларны җыюда катнашкан. Бала булуларына карамастан аларга авыр эшләр дә йөкләгәннәр - кырга ат белән көлтә баулары илткәннәр (бау дигәннәре - кырдан чабылган камыш). Носратулла абый ат белән, атка лагун куелган (агач кисмәк, су агызыр өчен җайланмасы бар), кырдагы эшчеләр өчен, су илтү эшен дә башкарган. Икмәк суктырганда катнашкан — самотряскада ат куып торган. "Малай саен 2 ат, барлыгы 6 ат алып бара идек, атларны пар-пар җигеп, бер-бер артлы урнаштыралар иде, без куып тора идек",- дип искә ала. Ашарга да җитмәгән, киемнәре дә бик яхшы булмаган: чабата, трактор галош (каты, төбе сырлы, аякны авыртырган), киндер күлмәк, штан. Яз көне, чабатага су кермәсен өчен, төбенә агач җайланма (күтәртмә) бәйли торган булганнар. Носратулла абыйның әнисе - Бәдрнисә апа киндер суккан (сугу машиналары да булган), шунардан кием теккән, кешеләргәдә тегеп саткан, шулай итеп берүзе 3 баланы яшәтә алган.

Валиева Гузель 5 сыйныф укучысы Буа районы