К?римов, Салават Х?ким улы

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Перейти к: навигация, поиск

Проект Галерея памяти

Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре , данлы исемнәре, әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Каһарманлык чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас.Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле…

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев

Кәримов Салават Хәким улы

Изображение:Каримов.JPG

Кәримов Салават Хәким улы 1914 елның 15 нче сентябрендә хәзерге Татарстан Республикасы Апас районының Янгилде авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте - татар.

1939 – 1940 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1941 елның июненнән кабат чакырылган. 1939 – 1940 елларда совет фин сугышында катнашкан.1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышында. 1942 елда “Выстрел”курсларын, 1944 елда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы тизләтелгән пехота курсларын тәмамлаган. Калинин фронтына кергән 22 армиягә караган 178 нче укчы дивизия составыындагы 709 нчы укчы полкның укчы батальоны командиры, кече лейтенант Кәримов 1942 нче елның 26-гыйнвар – 5 февралендә Харино, Струйское, Фролово авыллары янындагы һөҗүмнәр вакытында батальонның сугыш хәрәкәтләрен оста оештырган: дошманның күп кенә солдаты һәм сугыш техникасы юк ителгән. Советлар Союзы Герое исеме 1942 елның 5 маенда бирелгән.

1947 елда майор Кәримов запаска чыккан. Казанда яшәгән. Ленин, I дәрәҗә ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. 1986 елның 11 маенда вафат.


Горбунов Дмитрий Иван улы

Изображение:Горбунов.JPG

Горбунов Дмитрий Иван улы 1924 нче елның 24 нче октябрендә хәзерге Татарстан Республикасы Апас районының Биеш авылында туган. Милләте – рус. Тулы булмаган урта белемле. Казан шәһәрендәге заводларның берсендә слесарь булып эшләгән.

1942 елның июнендә Совет Армиясенә алынып, фронтка озатылган.

3 нче Белоруссия фронты составындагы 5 нче армиянең 97 нче укчы дивизиясенә караган 136 нчы укчы полкның взвод командиры өлкән серңант Горбунов 1944 елның 22 июнь – 13 июль көннәрендә Белоруссиядәге Суходровка, Березина, Ошмянка елгалары буендагы плацдармнар өчен барган көрәшләрдә беренчеләрдән булып яуга ташланган. 1944 нче елның 28 нче июлендә Каунас (Литва) шәһәре янында барган көрәшләрдә һәлак булган. Советлар Союзы Герое исеме 1945 нче елның 24 нче мартында бирелгән. Ленин Һәм Кызыл Байрак орденнары , медальләр белән бүләкләнгән.

Каунас шәһәрендә җирләнгән. Биеш авылында аңа һәйкәл куелган, аның исемендәге урам бар.Белоруссиядәге ошмянка елгасы аша салынган күпер янында стела урнаштырылган.


Абзалов Рем Абзал улы

Изображение:Абзалов.JPG

Абзалов Рем Абзал улы 1914 нче елда хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы Урта Балтай авылында туган. Милләте – татар. Казан авиация заводында профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшләгән.

1939-1940 еллардагы совет – фин сугышында катнашкан.

1942 елда Бөек Ватан сугышына алынган.Махсус курсларны тәмамлагач, укчылар ротасына билгеләнгән.

1944 елның 1 декабрендә 116 нчы укчы полкның өлкән лейтенант Абзалов җитәкчелегендәге ротасы Дунапатай авылы янында Дунай елгасын беренчеләрдән булып кичеп чыгып, плацдарм яулап алган. Шул бәрелештә рота сугышчылары дошманның йөзләп солдатын сафтан чыгарганнар. 145 солдат һәм офицерын әсир итеп алганнар.1945 елның 24 мартында Р.А.абзаловка Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ул Ленин ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Батальон командиры Абзалов1946 нчы елда “Выстрел” курсларын тәмамлаган һәм Төрекмәнстан Хәрби округына җибәрелгән. Гвардия майоры Абзалов 1950 – 1960 еллардаТашкентта хәрби комиссар вазыйфаларын башкарган.

1983 елның 7 февралендә вафат булган. Батырлар аллеясында җирләнгән. Апас районы үзәгендә Р.Абзаловка һәйкәл куелган.