Сафин, Та?ир Ш?хертдин улы

Материал из ИОТ Вики - проекта сетевого социально-педагогического сообщества "СоцОбраз"

Перейти к: навигация, поиск

Проект Галерея памяти

Сафин Таһир Шәһертдин улы.

Изображение:Сафин Тагир.JPG

Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Таһир Шәһертдин улы Апас районы Чирмешән авылында 1925 нче елның 7 нче июнендә гаиләдә беренче бала булып туа.Сугыш башланганда аңа 16 яшь яңа тулган була.Әтисе 1942 нче елның 11 нче гыйнварында сугышка алына.Аларны Суслонгерга сугышка әзерләү өчен туплыйлар.Суслонгерга 16 яшьлек малай юлда очраган машиналарга утыра-утыра ике тапкыр бара. Сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен ул бу чагында ук яхшы белә. Ач әтисенә шулай әнисе җибәргән кипкән ипиләр илтә ул.Әтисе-Шәһертдин Суслонгердан сугышка май аенда җибәрелгән, инде сентябрь аенда ук Смоленск тирәсендәге бәрелешләрдән соң хәбәрсез югалды дигән хәбәр килә.

Гаиләдә Таһир абыйдан кала кечкенә ике малай һәм бер кыз-бар да ятим кала.Нәкъ ике елдан соң, шул ук көнне Таһир абый сугышка алына, аңа бу вакытта 17 яшь ярым була. Башта ук ул Приморский крайның Бикин шәһәре тирәсендә 35 нче пехотная дивизиянең 197 нче стрелковой полкына эләгә, ул анда рядовой солдат булып хезмәт итә. Полкта постта торып, бик нык салкын тидерә, ике тапкыр озак больницада ятып дәвалыйлар, шул вакытта үпкәсеннән ике тапкыр су суырталар.Тора-бара ул хезмәтен доводчик дальнебойның артиллерии буларак дәвам итә. (Дальность снаряда-22 км, авырлыгы-8т.Пушка-гаубица-122мм). 1945 нче елда аларның полкын Сахалинга күчерәләр һәм ул 1949 елга кадәр хезмәт итә.

1946 нчы елда ул партия сафларына кабул ителә,1947 нче елдан алып политрук вазифасын башкара.

Хәрби хезмәте өчен орден-медальләр белән бүләкләнмәгән, сугыштан соңгы елларда Бөек Җиңүнең юбилейлары уңаеннан бирелгән медальләре бар.

Җиңү турында хәбәрне сугышчылар 9 май көнне иртәнге 8 ләр тирәсендә үк полкта ишеткәннәр, башта ышанмадык, аннары тотындык бар тавышка ур-ра кычкырырга-сикерергә дип искә ала ветеран.

Сугыш елларында иң истә калган мизгелләр ни булды?- дип сораган сорауга ул болай җавап бирде: “Безнең полк Уссури елгасы буена урнашкан иде. Җәй көне елганың бер ягында без, теге ягында кытай малайлары су коена идек. Бер-беребезгә үзебезчә сүзләр дә куша идек. Безнең полкта татарлар юк иде, берзаман бер татар малае белән очраштык, ничә елга беренче тапкыр татарча сөйләшкән идек. Уссури буендагы юлбарыслар күп , алар төннәрен каты кычкыралар, чиныйлар иде, полкта постта торганда һәрчак шүрли идек, күрше полктагы ике солдатны юлбарыслар тотып ашады. Урман тирәсенә кешеләр шуңа күрә гадәттә ялгыз бармыйлар иде. Юлбарыс сиздерми генә һөҗүм итә, әгәр юлбарысны кеше алдан күрсә, һөҗүм итәргә курка дип әйтәләр иде”.

Изображение:Митинг.JPG

Хәзерге вакытта ветеран (2нче группа инвалид) Апас районы Дәвеш авылында гаиләсе белән яши.

Шафигуллина Гузәлия, Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Сыйныф җитәкчесе: Галиуллина Наилә Таһир кызы, география укытучысы